3I_F2pUyvyI

Главный редактор газеты Янарыш Алсу Сагитова отмечает сегодня свой день рождения!

Хөрмәтле җитәкчебез Алсу Мөхәммәтәмин кызы!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклибез. Сезнең журналист сәләтегез һәм оештыру тәҗрибәгез, һөнәри сизгерлегегез һәм бетмәс-төкәнмәс энергиягез өлкәдә татар телендә чыгып килүче бердәнбер “Яңарыш” газетабызның төбәктә һәм Россиядәге татар газеталары арасында абруен сакларга, күтәрергә, аны популярлаштырырга ярдәм итәләр. Быел зур хөрмәткә ия басманың 30 еллык юбилеен каршы алырга әзерләнәбез. Беренче редакторыбыз Азат абый Сәгыйтовның эшен лаеклы дәвам итеп, газета чыгуда бер генә өзеклек булдырмыйчан, аның укучыларыбызга вакытында барып җитүендә, сыйфатын яхшыртуда, бүгенге дус, бердәм коллектив булдыруда сезнең тырышлык чиксез. Сезнең язмыш газета язмышы белән тыгыз бәйләнгән.

Күркәм бәйрәмегез уңаеннан иҗади планнарыгыз, ниятләрегезнең тормышка ашуын, җан тынычлыгы, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Креатив идеяләр, кызыклы фикерләр туып торсыннар. Әлбәттә, ярдәмчеләр дә читтә калмасыннар.

Безнең тирән ихтирамны кабул итеп алыгыз.

Безнең күңелләрдә сезгә

Бары хөрмәт, рәхмәт хисләре.

Гомерегезнең зая узмаганын

Әйтеп тора матур эшләрегез.

“Яңарыш”лылар, “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе әгъзалары.

Комментарии закрыты.