photo_2024-05-20_16-54-04

Төмән өлкәсе татарларының РОО НКА чираттагы утырышы

Төмән өлкәсе татарларының Милли-мәдәни автономиясе Төбәк иҗтимагый оешмасынын чираттагы утырышы Өлкә автономиясе офисында 20 май ае дүшәмбе көнендэ узды.
Ерак районнар  әгъзалары онлайн тоташты.
Төмән өлкәсе татарларының РОО НКА рәисе Ләйсән Хәмзэ кызы Хөрмәтуллина утырышта булган барлык Совет әгъзаларын һәм онлайн тоташканнарны сәламләде һәм көн тәртибен эйтеп китте.
Көн тәртибендә түбәндәге сораулар торды:
– Төмән өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәрен үткәрү нәтиҗәләре;

– татарларның җирле Милли мәдәният автономиялэрен рэсмилэштеру;

– «Дуслык күпере» – 2024 Өлкә милли мәдәниятләр фестиваленә әзерлек

– Өлкә Сабантуе — 2024 әзерлек;

– Төмән өлкәсе Татар яшьләре берлеге һәм Төмән өлкәсе Татар Милли Мәдәният оешмасы каршындагы «Унган хатын кызлар» клубы эше.

 Татар мәдәнияте көннәрен үткәрү нәтиҗәләре буенча мәдәният комиссиясе әгъзалары Халидов Амир абый һәм Екатерина Әхмәтҗанова чыгыш ясадылар.

Хокукый ярдәм комиссиясе рәисе Рамил Әминов  үз чыгышында җирле Милли мәдәни автономияләргә юридик яктан теркәлергә кирәклеген билгеләп үтте.

Булачак зур чаралар  «Дуслык күпере» – 2024  һәм Өлкә Сабантуе — 2024 турында фикерләр алышынды.

Быел “Дуслык күпере” -2024 Өлкә милли мәдәниятләр фестивале Төмән шәһәренең Зур драма театры мәйданында 12 июньдә узачак.

Кызганычка каршы, Яркәү районында катлаулы су басу сәбәпле,  Өлкә Сабантуен 20 июльдә Тубыл районының Прииртышский авылында уздырырга карар ителде. Булачак чараларга барлык әзерлек турында фикер алышынды.

 Төмән өлкәсе татар яшьләре берлеге эшчәнлеге турында активист Салават Сәитов  җентекләп сөйләде. Алдагы планнарга да тукталып китте. Хатын-кызлар клубынын активисткасы Зэкия Сэитова  Татар Милли Мәдәният оешмасы каршындагы «Унган хатын кызлар» клубы эше турында чыгыш ясады.

Татар теле укытучысы Регина Исмәтуллина бөтен уку елы дәвамында Төмән өлкәсе татар автономиясе офисында узган татар теле дәресләренә йомгак ясады. Татар теленең беренче дәресе 27 сентябрьдә узды һәм 25 майга кадәр укучылар һәр шимбә дәресләргә йөрделәр.

Татар халык җәмгыяте  алдындагы хезмәтләре өчен Төмән өлкәсе татарларының РОО НКА әгъзасы итеп бертавыштан Екатерина Әхмәтҗанова, Зәкия Сәитова, Регина Исмәтуллина, Салават Сәитов кабул ителә.

Хөрмәтле тамашачылар, сезне 12 июньдә «Дуслык күпере» Өлкә милли мәдәниятләр фестиваленэ  Зур драма театры янындагы мәйданга  чакырабыз.

20 июльдә  Өлкә Сабантуена  Тубыл районынын  Прииртышский авылына рэхим итегез! 

Leave A Comment

Your email address will not be published. Required fields are marked *