KX32xtvOFIg

Күкрәндедән Берлинга кадәр

Шәйхулла Ниязов Тубыл районының Күкрәнде авылында туган. Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә Кызыл Армия сафларына алына. Ул фронттан исән-сау әйләнеп кайта. Тыйнак авыл малае сугыш юлларын бөтен Россия һәм Европа аша үтеп, ниләр кичергәнен беркемгә дә сөйләми.

Ул пехотада хезмәт итә, ә бу – җиргә ятып төн куну, даими булмаган туклану, ә иң куркынычы – дошманның көчле уты астында һөҗүм итү. Бервакыт миңа Шәйхулла Рәхмәтулла улының бер авылдашына сугыштагы хатирәләре белән уртаклашканын ишетергә туры килде.

«Барлык төр кораллардан атып торучы дошманга каршы күтәрелү – җиңелләрдән түгел. Уңнан һәм сулдан синең кебек солдатларның, сугышчан дусларыңның һөҗүмгә күтәрелүен күргәч, курку юкка чыга. Бөтен батырлыгыңны, бөтен рухыңны кулыңа җыясың, торып басасың һәм алга, дошманга каршы адым ясыйсың. Белоруссия, Смоленщина шәһәрләрен һәм авылларын калдырып, көчле сугышлар белән чигендек. Сугышып та өлгермәгән күпме дусларыбызны, сугышчан иптәшләребезне җирләдек, күпме егетләребез сазлыкларда, туганлык каберлегендә ятып калдылар.

1942 елның декабрендә без һөҗүмгә чыктык. Смоленск җире, Орша, Минск, Гродно… Немецлар үзләреннән соң коточкыч җимерекләр калдырган! Безнең 307 нче укчы дивизия Өченче Белоруссия фронты составында Минск фашистлар төркемен тар-мар итә. Бер ел элек чигенгәндә кичергән җиңелү ачысы өчен без дошманга артыгы белән кайтардык…»

Неман елгасын кичкәндә күрсәткән батырлыгы өчен Шәйхулла Ниязов «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Бабамның сугыш турындагы хикәяләрен искә төшереп, аларны китапларда укыганнар һәм хроник фильмнарда күргәннәр белән чагыштырып, мин үземне аның урынына, әтием, аның туган абыйлары урынына куярга тырышам, алар каты сугышларда һәлак булганнар. Җиңүче сугышчының рухы никадәр зур һәм көчле ул!

Шәйхулла Рәхмәтулла улы Күкрәнде авылында яшәгән иң гади кешеләрнең берсе була. Ачык йөзле һәм елмаючан, тыныч һәм аз сүзле фронтовикның күңел түрендә шушы коточкыч еллар үз эзен калдырды.

Шәйхулла Ниязовка Германия башкаласы урамнары буйлап йөрергә һәм 91 нче мотоукчылар дивизиясе составында 1945 елның көзенә кадәр Берлинда тәртип урнаштыру бәхете тия. Октябрь аенда гына солдат, барлык киртәләрне җиңеп, үзенең тыныч сазлыгына – Күкрәндесенә барып җитә. Аның гимнастеркасын хәрби бүләкләр бизи: «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен»…

Кызганычка каршы, Шәйхулла Рәхмәтулла улы 1968 елда бик иртә вафат була. Сугыш авырлыклары сәламәтлегенә нык тәэсир итә, тыныч вакытта да ул үзен сакламый. Гади һәм тыйнак җиңүче солдат турындагы истәлек туганнары, Күкрәнде авылы халкы хәтерендә яши.

Әдип ГАРИФХАНОВ,
Төмән районы, Шыкча авылы.

(Нәсимә Ташбулатова тәрҗемәсе).

Leave A Comment

Your email address will not be published. Required fields are marked *