Быел «Иделем акчарлагы» бәйгесе 25 нче тапкыр узачак.
Бәйге 2 яшь категориясендә үткәрелә:
– 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр
– 19 яшьтән алып 35 яшькә кадәр
Бәйге номинацияләре:
поэзия;
проза;
драма.
Ватанны Саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, әлеге темаларга багышлап язылган поэзия, проза яки драма номинацияләрендә иң яхшы әсәр авторына бер махсус бүләк тапшырылачак.
Игътибар! «Проза» номинациясенә күләме 20 000, «Драма» номинациясенә 35 000 тамгадан артмаган әсәрләр кабул ителә.
Гаризалар һәм әдәби әсәрләрне idelem.akcharlagi@gmail.com электрон адресына 2025 елның 30 сентябренә кадәр юллый аласыз.
Элемтә өчен контактлар: vk.com/mc_idel, 8(843) 528-28-22.
Тулырак мәгълүмат: https://vk.com/yanasulish?w=wall-49383760_6788
Гариза формасы комментарийларда.
ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ – ул:
– әсәрләреңнең җыентыкта басылуы;
– танылган язучылар белән иҗади остаханәләр;
– каләмдәшләрең белән иҗади мәктәптә катнашу;
– кызыклы шәхесләр белән очрашулар, әңгәмәләр;
– онытылмас хис-кичерешләр;
– истәлекле бүләкләр
#иделемакчарлагы
#иделяшьләрүзәге
#молодежныйцентрцидель
Leave A Comment