hPqC24LrU3Y

Автономия сьездында

2 октябрь көнне Төмән шәһәренең өлкә хезмәт һәм халыкны хезмәт белән тәэмин итү департаменты бинасының конференцияләр залында өлкә себер татар һәм татар милли-мәдәни автономиясенең чираттагы IX нчы сьезды булып үтте. Килгән халыкны «Дуслык» (җитәкчесе Хәким Мирхәйдәров) халык җыр ансамбле татар көй-моңнары белән каршыладылар. Чараны автономия советы рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина җитәкләде.

Утырыш автономиянең элекке рәисе мәрхүм Ришад Зиганшин һәм “Фольклор” өлкә фестивале авторы, мәрхүмә Вәлимә Ташкалованы бер минут тынлык белән искә алудан башланып китте. Өлкәнең көньягындагы 12 районнан килгән делегацияне, 49 делегатны һәм кунакларны сәламләп Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов, Төмән өлкәсе буенча юстиция башлыгы Әнвәр Әхмәтҗанов, Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин, өлкә Думасы депутаты Оксана Величко, шәһәр Думасы депутаты Георгий Моратов, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Роман Малыгин чыгыш ясадылар. Алар чыгышларында үзара дус-тату яшәргә, бердәм булырга, бергә эшләргә чакырдылар, туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга, яраланып кайтканнарга, аларның гаиләләренә ярдәм итү турында сүз алып бардылар. Форсаттан файдаланып, Илдар Гыйльметдинов фидакарь хезмәткәрләр һәм актив җәмәгать эшлеклеләренә Рәхмәтнамәләр тапшырды. Алар арасында Нурилә Шамратова, Зөлфия Балдина, Илдар Гайсин, Руфат Рамазанов, Лариса Идрисова, Екатерина Әхмәтҗанова, Фәния Краморова, Әбүзәр Миңнебаев, Ильяс Әхтәриев, Фиолида Бикмуллина, Мәдинә Корикова, Нурания Шарыгина, Илчан Хөснетдинов, Рәфис Мулюков, Александр Зиганшин, Надия Борисова, Ильяс Бакиев, Хәбибулла Суюнбуков, Раил хәзрәт Мәхмүтов, Гөлниса Фәхретдинова, Әлфия Дәүләтбаева бар иде.

Утырышта катнашучыларның тәкъдиме буенча, “Себер татарларының һәм Төмән өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе” атамасын “Төмән өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе” дип үзгәртергә дигән карар кабул ителде. Һәм чараны “съезд” дип түгел, конференция дип атарга кирәклеге искәртелде.

Аннары съезд эше көн тәртибенә куелган сораулар буенча барды. Башта автономиягә яңа әгъзалар кабул ителде, алар арасында күренекле шәхесләр – Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин, композитор-аранжировщик Әмир Хәлидов, филология фәннәре кандидаты Лилия Фәизова, «Тамаша» фольклор ансамбле җитәкчесе Ильяс Бакиев та бар. Аннары IX нчы съездның эшче органнары сайланды, Уставның яңа редакциясе булдырылды. Чара барышында автономия советының комиссия җитәкчеләре башкарган эшләре буенча отчет ясадылар. Автономия советы рәисе Ләйсән Хәмзә кызы үзенең чыгышында яңалыклар белән дә бүлешеп үтте. Ул Төмән шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе булдырылганы, аның рәисе итеп Рамил Әминов билгеләнгәне, шулай ук Заводоуковск шәһәре округы автономиясе төзелгәнен әйтте. Автономия планлаштырган, уздырган һәр эштә, теләктәшлек белдереп, бар яктан ярдәм кулын сузарга әзер торган өлкә губернаторы Александр Моорга, өлкә Думасы, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетына олы рәхмәтен белдерде. Шәхсән Илдар Ирек улына “Саз” (Екатерина Әхмәтҗанова) фольклор ансамбле җырчыларына сәхнә костюмнары булдырырга матди ярдәм күрсәткәне һәм китаплар, өстәл уеннары белән тәэмин итеп торулары өчен аерым рәхмәт әйтте. Шулай ук Төмән шәһәрендә автономиянең үз офисы булдырылганы һәм сайты эшли башлаганы турында да искәртеп китте. Делегатлар 35 әгъзадан торган автономия советының яңа составын һәм контроль-ревизия комиссиясен сайладылар. Автономия советының рәисе итеп 4 елга Ләйсән Хөрмәтуллина билгеләнде. Ләйсән Хәмзә кызын чын күңелдән котлап сәламәтлек, гаилә бәхете, рух ныклыгы, алга куелган максатларны тормышка ашырырлык көч, зиһен һәм уңышлар телибез.

Ахырда совет әгъзалары һәм делегатлар съезд резолюциясен кабул иттеләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Рәсемнәрдә: чарадан күренешләр.

Leave A Comment

Your email address will not be published. Required fields are marked *