kYSoiMMOlE21Ta1Lcc8JXPPEA_C6zdIrHY7f5tQmb8lqtPM77wVkxcP4rGLtmLJfccIKfmyj6Y-YwEYZqsmqxsl8

Лаеклы бүләккә ия булды

Тубыл шәһәрендә яшәүче педагогик хезмәт ветераны, РСФСРның мәгариф отличнигы, педагогик фәннәр кандидаты, Тубыл шәһәренең себер татарлары язучылары берләшмәсе рәисе, шәһәр татарлары автономиясе әгъзасы Клим Садыйков Дәүләт Думасы депутаты Эрнест Вәлеевның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Клим Солтан улы лаеклы ялда булса да, күп еллар татар мәдәниятен торгызуда уңышлы эшләр алып барды. Татарлар автономиясендә хезмәт итте, җирле шагыйрь-шагыйрәләребезнең китапларын чыгаруда ярдәм күрсәтте. Клим абыйның редакциясендә Галия Абайдуллина, Сөнгатулла Бекенин, Гыйльминур Давалева һәм башка җирле авторларның китаплары дөнья күрде.

Клим Садыйков 15 нче мәктәпнең музее белән күп еллар тыгыз элемтәдә булды, укучылар алдында патриотик рухта чыгышлар ясады. Монда шәһәр күләмендә иҗтимагый оешмалар үткәргән бәйгеләрдә катнашучыларны бүләкләделәр. Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге үткәргән шигърият бәйгеләре рәисе вазыйфасын күп еллар башкарды. Иҗтимагый оешмалар белән тыгыз элемтәдә булган, яңа китаплар презентацияләрен үкәрүдә актив катнашкан, оештыручылар, китап авторлары белән күп еллар хезмәттәшлек иткән Клим абый Садыйковны олы бүләк белән котлыйбыз. Туган телне саклау һәм үстерүдә, мәдәни хезмәттәшлекне, милләтара тынычлыкны, татулыкны, килешүне ныгыту буенча актив эш алып барган, иҗтимагый эшчәнлеге өчен, этник бергәлекләр арасында үзара аңлашу һәм дуслыкны ныгытуда керткән өлешен һәм мәдәният өлкәсендә тырыш хезмәтен билгеләп бирелгән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хатына лаеклы булган күренекле шәхеснең татар юнәлешендәге хезмәте күпләргә үрнәк итеп сөйләрлек. Тубылда татар телен саклау һәм үстерү буенча зур эшләр башкарган, татар милли- мәдәни автономиясендә беренче еллардан бирле эшләгән педагогик хезмәт ветераны Клим Солтан улына сәламәтлек, уңышлар телибез.

Нурилә ШАМРАТОВА,
Тубыл шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе.

Источник: “Яңарыш” газетасы Төмән

Leave a Comment