Кадерле Хәнисә Җәүдәт кызы Алишинаның бүген туган көне! Без сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә энергияле, сизгер кеше һәм якты шәхес буларак нык сәламәтлек, иҗади илһам, зур кеше бәхете, иминлек, гаиләгездә тынычлык һәм татулык телибез. Сез башлаган эшләрдә энергия, максатчанлык һәм яңа югарылыкка ирешү теләге нигез булсын!
Бу искиткеч хатын-кыз турында якташлар, хезмәттәшләр һәм журналистлар бик җылылык һәм ярату белән сөйлиләр һәм язалар. Шагыйрьләр аның белән сокланалар. Россия Журналистлар берлеге әгъзасы Фәрит Баязитов, аның максатчанлыгына, мавыгуына һәм фидакарьлегенә хөрмәт күрсәтеп, аны бөек хезмәт кешесе һәм милләт кызы, ә Дан орденының тулы кавалеры Хәбибулла Хәйрулла улы Якин “себер татарларының әнисе” дип саный.
Хәнисә Җәүдәт кызы Алишина — татар галимәсе, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2007 елдан). Җамал Вәлиди премиясе лауреаты (2021), ТР ФА «Фәндәге казанышлары өчен» алтын медале иясе (2023).
Хәнисә Җәүдәт кызы Алишина 1953 елның 29 маенда Төмән шәһәрендә туып үсә. Аның бала чагы, үсмер еллары рус мохите белән бәйле. Биредә ул рус телендә урта мәктәпне, педучилище, аннары Төмән дәүләт университетының тарих, соңрак филология факультетын тәмамлый. Туган телне саклап калу, иң күркәм традицияләрне яңарту, аларны үстерү, дорес тарихын өйрәнү турында вакытлы матбугат битләрендә күләмле публицистик мәкаләләрен, очеркларын бастыра.
«Себер татарларының теле, мәдәнияте, проблемалары», «Себер җирендә татар халкы», «Себер татарларының милли азатлык хәрәкәте һәм тел проблемалары» һәм башка язмаларда аның дөньяга карашы, иҗат принциплары ачыла.
Казан университетында аспирантлык еллары, Татарстан Фәннәр академиясендә эшләп алу, аннары Төмән дәүләт университетында фәнни-педагогик эшчәнлеге аңарда чын галим, зур белгеч сыйфатлары тәрбияли.
Хәнисә Җәүдәт кызы Алишина 1992 елда «Төмән өлкәсенең көньягында яшәүче Себер татарлары сөйләме» темасына кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый.
1993 елда Төмән дәүләт университетында беренче татар бүлеген ачып, татар телен, Себер татарларының тарихын фәнни өйрәнү буенча катлаулы эшкә керешә.
1994 елда «Себер татарлары сөйләменең тубыл-иртеш диалекты» исемендә беренче зур фәнни хезмәте дөнья күрә.
«Себер татарларының ономастикасын тарихи-лингвистик тикшерү» темасына ул 1999 елда докторлык диссертациясен яклый.
Профессор Хәнисә Җәүдәт кызы Алишинаның фәнни-иҗади эзләнүләре күпкырлы. Ул 95 фәнни, 187 фәнни-популяр мәкалә, 7 монография, 4 укыту өчен кулланма-ярдәмлек чыгара.
Төмән шәһәренең Кырынкүл бистәсе урамнарына галим-фольклорчы Хәмит Ярми, шагыйрь Булат Сөләйманов исемнәрен куйдыруда үзеннән зур өлеш кертә. Ул Якуб Зәнкиевнең беренче библиографы була, «Луноликая красавиңа Сузге» китабын чыгара, «Ялкында өтелгән мәхәббәт» романын рус теленә тәрҗемә итеп бастыра. Ике телнең үзенчәлекләрен нечкә белгән Хәнисә үзен оста тәрҗемәче һәм үткен телле публицист итеп таныта.
2005 елда аның «Татары земли сибирской» («Себер җирендә татарлар») исемле китабы басылып чыга һәм киң җәмәгатьчелектә кызыксыну уята.
Милләт язмышы — Хәнисә Җәүдәт кызы Алишинаның яшәү принцибы. Үзенең алдагы иҗат планнарын ул туган халкы язмышы белән бәйле төстә күзаллый.
Leave A Comment