1cn03bcxzVM

Төмән өлкәсе татар яшьләре Берлегенең беренче утырышы

Төмән татар яшьләре Берлеге активистларының беренче киңәйтелгән утырышы
район һәм шәһәр бүлекчәләре җитәкчеләре белән Төмән өлкәсе татарларының милли мәдәни автономиясе офисында узды.
Ялутор, Ярков, Аромашев, Төмән районнары ВКС форматында тоташтылар.
Очрашуның төп темасы-бүгенге татар яшьләрен актив эшчәнлеккә җәлеп итү һәм кызыксындыру өчен Берлекнең эшен ничек оештыру мәсьәләсе. Шулай ук ничек социаль челтәрләррен алып бару, мессенджерларны һәм социаль челтәрләрдәге битләрне ничек кызыклы эчтәлек белән тутырырга.
Төмән активистлары Төмән өлкәсе татар яшьләре берлеге эшенең нәтиҗәләре, инде уздырылган чаралар, шулай ук булачак зур чаралар турында да сөйләделәр. Активистлар үзләренең беренче «Аулак өй» проектын искә төшерделәр, «Фатирник»ка әзерләнү, «Дуслык ифтары»нда катнашулары һәм Татар мәдәнияте көннәрен ябу кысаларында үткән гала-концерты турында сөйләделәр.
Яшьләр иң масштаблы бәйрәмнәр — Өлкә милли мәдәниятләр фестивале “Дуслык күпере” – 2024 һәм Өлкә Сабантуе – 2024 алдыннан бик дулкынлануларын белдерделәр. Алар яшьләр мәйданчыклары оештыру, күчмә һәм спорт уеннары, шулай ук мастер-класслар үткәрү өчен җаваплы.
Төмән өлкәсе татар яшьләре Берлегендә активистлар арасында рольләр һәм бурычлар катгый бүленгән: социаль челтәрләр алып бару, рухи-әхлакый тәрбия, чараларны техник әзерләү һ. б. Бу аларны тәртипкә китерә һәм һәр катнашучы үз эше өчен җаваплылык тоя. Утырышта Төмән өлкәсе татар яшьләре берлегенең һәр активисты үз мавыгулары турында кыскача сөйләде, һәм ни өчен ул берлектә җаваплы булуын әйтеп китте. Шуңа күрә аларның эшләре барысы да җайлы килеп чыга һәм кайнап тора.
Яшьләр барысы да план белән башлана дип билгеләп үттеләр. Аларның еллык планнары төзелгән, анда барлык мөһим даталар һәм чаралар кертелгән, ул даими рәвештә тулыландырыла. Активистлар атнага ике тапкыр, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә җыелалар. Алар Төмән рәссамнары күргәзмәләренә, төрле халыкларның мәдәниятләре көннәренә дә йөрергә өлгерәләр, кызыклы кешеләр белән очрашалар. Яшьләр яңа кызыклы урыннар табарга яраталар, актив рәвештә фотога төшәләр. Активистларның җентекле фото һәм видео отчетларын Төмән өлкәсе татар яшьләре берлеге битендә таба аласыз.
Очрашу ахырында активистлар моннан ары онлайн очрашулар форматында гына түгел, ә оффлайнда да очрашырга карар иттеләр һәм райондагы яшьләрне Төмәнгә чакырдылар. Шулай ук шәһәр һәм районнарда күчмә утырышлар уздыруын планлаштырдылар.
Тагын бер яхшы хәбәр — Вагай районында татар яшьләре берлеге бүлекчәсе булдыруы. Аның җитәкчесе — Рәсүл Хәкимов. Тугыз авылы активисты, артист һәм чаралар алып баручы һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.

Leave A Comment

Your email address will not be published. Required fields are marked *