Төмән өлкәсе һәм Тубыл шәһәренең мактаулы гражданины, илкүләм танылган оста Минсәлим Тимергазеевка 75 яшь тулды.
Рәссам, сөяктән сыннар уеп ясаучы Минсәлим Тимергазеев – РФ рәссамнар берлеге әгъзасы, Көнбатыш Себернең Халыкара иҗади бәйгеләрен оештыручыларның берсе, өлкә, шәһәр, регионара, Бөтенроссия халыкара күргәзмәләрендә актив катнашучы җәмәгать эшлеклесе. Төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре, дипломнар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән останың исеме Тубыл шәһәренең мактау китабына да кертелде.
Шәһәрнең иң өлкән, иң тәҗрибәле, күренекле, сөяктән хикмәтле, кызыклы сыннар уеп ясаучы Минсәлим Вәлиәхмәт улын гомер бәйрәме белән шәһәр хакимият вәкилләре, останың таланты алдында баш июче якташлары, коллегалары, укучылары котлап изге теләкләрен юлладылар.
Минсәлим Вәлиәхмәт улының хезмәт һәм иҗат юлы Тубыл шәһәренең сөяктән сыннар кисү фабрикасындагы изостудиядә башлана. Тубылның «Кызыл шәрыкъ» ятимнәр йортында тәрбияләнгән Минсәлим Тимергазеев бүген бу йортта үз исемен йөрткән остаханәдә хезмәт итә. Оста хезмәт юлы турында истәлекләре белән уртаклашканда Абрамцево һөнәри уку йортында осталык курсларында белем, тәҗрибә туплаганын, балалар сәнгате мәктәбендә укыткан елларын, 1991 елда Тубыл дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы каршындагы «Минсәлим остаханәсе» дип танылган сәнгать артелен оештырганын искә ала. Бүгенге көндә остаханәгә экскурсиягә илебезнең төрле шәһәрләреннән һәм чит илләрдән дә киләләр. Монда эшләүче иҗади хезмәткәрләрнең эшләрен карап, остага сораулар биреп, аның мавыктыргыч сөйләгәнен тыңлап, канәгать булып, ихлас теләкләр телиләр. Аның иҗади эшләрен Россия һәм чит ил музейларында, илебезнең дәүләт тарихи музеенда күрергә була. Александр Дунин-Горкавич исемендәге премия лауреаты, Федор Конюхов исемендәге Бөтенроссия премия лауреаты, искиткеч ихлас күңелле, күренекле шәхес Минсәлим Тимергазеев хезмәт юлында эшен яратып башкара, осталыгын камилләштерә, сәләтен үстерә. Минсәлим Вәлиәхмәт улын юбилее белән котлап озын иҗади гомер юлы телибез.
Тубыл шәһәре милли-мәдәни автономиясе рәисе, шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин Минсәлим Тимергазеевка Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.
Римма УМИТБАЕВА.
Источник: “Яңарыш” газетасы Төмән
Leave A Comment