IMG-20220328-WA0022

Бөтен көчен биреп башкарды

“Малларын иртә-кич, яшертен яки яшермичә (хак юлында) сарыф иткәннәргә Аллаһ хозурында әжерләр бар. Аларга һичбер куркыныч янамас, аларга кайгы килмәс”. Коръән тәфсире, (2:274).

Вагай районының Баеш авылы Иртеш елгасының уң ягында урнашкан. Мондагы изге дип танылган урын – моннан 600 еллар чамасы элек ерак Бохарадан 366 дин таратучы шәехләрнең берсе – Баеш авылы зиратында күмелгән Хәким ата әүлия астанасы дип атала.

2000 елларда гаепсез онытылган, югалтылган дини йолалар, гореф-гадәтләр һәм җимерелгән манаралар, мәчетләрне яңадан үз халкына кайтару белән бергә Аллаһы Тәгалә йортлары – мәчетләр төзү эшләре башланды. Ул вакытларда дини оешманы булдыру һәм мәчет төзү эшләрен башкару өчен авыл мөселман оешмасының житәкчесе итеп халык тарафыннан Әнисә Шихова тәкъдим ителде. Ошбу бик тә катлаулы һәм жаваплы вазифаны Әнисә апа бик тырышып, бөтен көчен биреп башкара алды. Озак та узмады, авылда зур күләмдә, тантаналы рәвештә мәчет ачылу вакыйгасы булган иде. Бик яхшы хәтерлим: Галимҗан хәзрәт белән шул бәйрәмдә катнашкан идек. Өлкәбездә мәчетләр төзү һәм ачулар арасында Баеш мәчете беренчеләрдән санала. Әнисә апа ошбу авыр абруйны – мәчет эшләрен бер дә зарланмыйча күп еллар чамасы тартып барды. Әлбәттә, картаю сәбәпле, лаеклы ялга чыгып, ошбу җаваплы хезмәтне Нурикамал апа Хучашевага тапшырды. Аның житәкчелегендә, берничә ел элек мәчет бинасын яңарттылар – ремонтладылар, идән такталарын алмаштырдылар, мәчетнең үзен сайдинг белән коршап куйдылар. Тормыш тукталмый алга бара.

26 март көнне авылда, мәрхүмә Әнисә апа Шихованың өендә, кызлары, уллары, оныклары оештырган хәтем ашы (40 көне) үткәрелде, апа 85 яшендә вафат булган. Ошбу изге чарада Әмир хәзрәт Балдин белән катнаштык. Үземнең чыгышымда каршыдагы якынлашкан Рамазан ае, уразага керүебезгә тукталып, аннары туган тел мәсьәләсе – аны саклау, балаларыбыз һәм оныкларыбыз белән саф ана телебездә сөйләшү тәҗрибәләре турында әйттем.

Шулай ук ошбу форсаттан файдаланып, Төмән өлкәсенең бердәнбер татар газетасы «Яңарыш»ка басым ясалды. Әлбәттә, күпләр газетаны яздыра, яратып укый. Араларында «Яңарыш»ны алдырмыйча, хәтта аны белмәүчеләр дә килеп чыктылар. Тирәнрәк бу темага кагылгач, берәүләр газета белән кызыксынып аңа язылу теләген белдерделәр. Сүз арасында саф татар телебездә бөек татар шагыйрьләренең шигырь юллары да яңгырады.

Ахырда, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп, киләчәгебездә файдалы уңышлар, халыклар арасында дуслык-тынычлык, теләгән изге теләкләребез уңышка ашсын иде дигән догалар белән саубуллашып таралыштык.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН,

Leave A Comment

Your email address will not be published. Required fields are marked *