a46PA07nCF8

Бүген режиссёр, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Равил Тумашевның тууына 97 ел

Тумашев Равил Рәхим улы 1923 елның 21 апрелендә Семипалат шәһәрендә театр сәнгате әһелләре гаиләсендә туган. Әтисе Рәхим Исмәгыйл улы Тумашев Семипалат рус драма театры каршындагы татар труппасының режиссеры, әнисе — Нөнәгәр авылы кызы Кәшифә Җамалетдин кызы Шәрәфетдинова-Тумашева шул труппаның артисты була. Балалары Равил тугач Тумашевлар гаиләсе Казанга кайта. Монда озак еллар авырганнан соң ун яшьлек Равилның әтисе үлеп китә. Әнисе Мәскәүдә театр институтында (ГИТИС) уку сәбәпле аны Мәскәүдәге бер балалар йортына урнаштыра, Равил җиде сыйныфны шунда тәмамлый. 1941 елда Казанда урта мәктәп тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башлану белән аны хәрби хезмәткә алалар. Шушы елның азагына кадәр оборона заводында эшли. 1942 елның башыннан сугышның ахырына кадәр фронтта була, күп сугыш операцияләрендә катнаша, сугышның барлык фаҗигаләрен кичерә.

1946 елда демобилизацияләнә һәм Мәскәү театр институтына (ГИТИС) укырга керә. 1951 елда аны тәмамлап Казанга кайта, Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә М.Фәйзинең «Галиябану» драмасы буенча диплом спектакле куя. Режиссер квалификациясе алып Татар дәүләт академия театрына эшкә кайта. Бу данлыклы коллективка ул үзенең ун ел иҗат гомерен багышлый. Ул татар сәхнәсенә дөнья классикларының, рус һәм татар драматургларының бик күп әсәрләрен чыгара, аларның күбесе татар сәхнәсендә беренче мәртәбә куела.
1962 елда Р.Тумашев Татар дәүләт күчмә театрында эшли башлый. Аннары ч театрның баш режиссеры була һәм 1985 елның азагына кадәр шушы театрны җитәкли. Әлеге чор эчендә ул алтмыш спектакль куя.

Р.Тумашев күп еллар дәвамында Казан театр училищесында, Казан мәдәният һәм сәнгать институтында үзешчән сәнгать өчен бик күп режиссерлар хәзерләде.

Равил Тумашев 2016 елда Казанда вафат булды.

Комментарии закрыты.